![](https://vk.com/emoji/e/f09f8c9f.png)
Җәй көне сәламәтләндерү лагерьларында Татарстаннан якынча 148 мең бала ял иткән
40 меңгә якын баланы бушлай юлламалар белән тәэмин иткәннәр, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калучыларны һәм тернәкләндерүгә мохтаҗ булучыларны.
![](https://vk.com/emoji/e/f09f9aa4.png)
Россиядә Идел буенча тизйөрешле пассажир йөртүне үстерәчәкләр
Флот ике верфта төзеләчәк. Аларның берсе - Горький исемендәге Яшел Үзән заводы.
![](https://vk.com/emoji/e/f09f9ba3.png)
Казанда Вознесенский трактының яңа участогын ачтылар
Участок шәһәрдән өстәмә чыгу юлын тәэмин итәчәк, транспорт вәзгыятен яхшыртачак һәм элеккеге сәнәгать территорияләрен үстерүгә этәргеч булачак.
![](https://vk.com/emoji/e/f09f8cb3.png)
Шимбә көнне Татарстанда «Урманны саклыйбыз» Бөтенроссия акциясе узачак
Муниципаль районнарның 170 мәйданчыгында агачлар утыртылачак. Акция үткәрелгән дүрт ел эчендә республикада 5,9 млн агач утыртылган.
![](https://vk.com/emoji/e/f09f9a9c.png)
Кама Тамагы районы кырларында чәчү вакытында аммиак суын куллана башлаганнар
Явым-төшемнәр булмаган очракта туфрактан очып бетә торган газсыман аммиактан аермалы буларак, аммиак суы үсемлекләрне азот белән туендырачак.