18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

#ГабдуллаТукай #ТатарӘдәбиятыУнкөнлеге #ДекадаТатарскойЛитературы #Алабуга

05:26 24.04.2024 16+
3803


Тукай эзе: шигырьләр/ Гөлзадә Әхтәмова . – Алабуга: 2011. – 40 б.

Бу китапта шигъри юллар белән бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты чагылдырылган. Китап мәктәп яшендәге балаларга, шулай ук укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен тәкъдим ителә.

ТУКАЙ СҮЗЕ

Тукай сүзе йөрәкләргә үтеп керә –

Шундый гади, шундый гадел, шундый туры.

Сокланабыз, сөенәбез искә алып,

Яшәгән дип халкыбызның бөек улы.

Гадилеге аның туган авылыннан,

Сука тотып үскән басу-кырларыннан.

Гаделлеге халкымның саф хисләреннән,

Күңелләрне тетрәндергән җырларыннан.

Турылыгы исә Алып батырлардан

Баш имичә, курыкмыйча әйтә белгән.

Шуда да ул, бирешмичә төрле чорга,

Яшәп килә үзенең сөйгән хаклы белән.

Оставить сообщение