18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби әңгәмә Китап күңел кояшы

05:22 23.04.2024 16+
871
Әдәби әңгәмә «Китап күңел кояшы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалга китап киштәләрен баетып, укучыларны сөендереп, яңа китаплар кайтты. Шул уңайдан «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында укучылар өчен әдәби әңгәмә узды. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Искәндәр Нәбиуллин һәм Эльза Нәбиуллинаның «Яшел китап» дип аталган басмасы экология фәне нигезләре белән таныштыра. Укучылар «Кызыл китап» һәм «Кара китап» ка нинди үсемлекләр һәм хайваннар тупланганын белделәр. Зинаида Захарованың «Маҗаралы хәлләр» җыентыгы бүгенге мәктәп тормышыннан алынган мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә булган хикәяләр тупланган.

Укытучы - шагыйрә Гимаева Илмираның «Шаян җиләк» китабы балаларга бик ошады, аеруча әниләргә багышланган «Минем әнием» шигыре. Лилия Исхакованың «Дәү әни һәм Бану» - «Бану маҗаралары» сериясеннән икенче китап. Бу китапта Бану үзенең дәү әнисенә бүләк сайлый. Ә менә Бану дәү әнисенә нинди бүләк әзерләгән икән,безнең китапханәдән ул китапны алып укыгач белерсез.

Китап сөючеләр, балалар китапханәсенә рәхим итегез!

Оставить сообщение