18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Йөзләрендә бары елмаю

05:09 20.04.2024 16+
634
«Йөзләрендә бары елмаю»

19 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Йөзләрендә бары елмаю» исемле иҗат кичәсе оештырды. Очрашуның кунагы Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, өч китап авторы, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Рәвил Фәйзи улы Шибаев булды. Сәламләү сүзен Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимировна Нәҗипова җиткерде.

Кичәнең беренче өлешендә Равил Фәйзи улы үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Икенче өлештә “Шибаев укулары” бәйгесе узды. Анда “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы укучылары һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты.

Тәлгать Зарипов матур концерт номерлары белән ямьләндерде. Бу кичәдә язучының иҗатын яраткан, хөрмәт иткән китап сөючеләр, якташлары, коллегалары катнашты.

Әлеге чара татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында узды.

Оставить сообщение