18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Мәгьлүмат сәгате Мөселман бәйрәмнәре

04:43 10.04.2024 16+
771
Мәгьлүмат сәгате «Мөселман бәйрәмнәре»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Ураза бәйрәме уңаеннан әзерләнгән «Мөселман бәйрәмнәре» дип аталган күргәзмә янында мәгьлүмат сәгате узды. Укучылар рамазан ае узганнан соң билгеләнеп үтүче - Ураза бәйрәме турында мәгълүмат алдылар. Исламның биш баганасына караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара. Кояш календаре белән чагыштырганда, Рамазан даталары аерыла һәм артка таба, ел саен якынча ун көнгә күчә, чөнки бу Айга бәйле күчмә бәйрәм. Китапханәче укучыларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм газета - җурнал битләрендәге язмалар белән таныштырды һәм Гаяз Гыймалиевның «Рамазан» шигырен укыды.

Оставить сообщение