#БиблиотекиЕлабуги #Пушкин225 #ПодИменемПушкина
23:21 12.02.2024 16+
Пушкинга
Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.
Синең шигырең көенә агач бии, минемчә;
Биемәслек итеп язу – кимчелек шагыйрь кешегә.
Якты кояшка тиң шигырең алдында ник биемәсен;
Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син.
Күңелгә күләгә төшми – шигырьләрең якты шундый,
Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.
Һәммә әсәрләрнең укып, күңелемә ныклап беркеттем, -
Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин авыз иттем.
Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем;
Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем.
Күңелгә хуш, җанга якты шигырьләреңнән кем туяр!
Шулай булмады исә, шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?
Бар теләк-максатым минем – тезмәң, чәчмәләрең синең;
Минем эшмени тикшерү карашың синең һәм динең.
Әйе, теләгем бер генә, әмма юк шул миндә куәт;
Өмет итәм, кодрәтле зат бирер дип дәрман да, шаять.
Габдулла Тукай, 1906