18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби сәгать Балалар язучысы

23:01 06.02.2024 16+
921
Әдәби сәгать «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать узды.

Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Роза Хафизова балаларның яраткан язучысы гына түгел, «Ялкын» журналын чыгаручы редактор да. Күргәзмәдә Роза Хафизованың «Ачылмаган серләр», «Ак тәпи», «Карурманда ниләр булмас» кебек берсеннән – берсе мавыктыргыч әкиятләре һәм хикәяләре урын алган иде. Әдибәнең кызыклы, тәрбияви хикәяләре, нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә икәнен бик шәп аңлата торган әкәмәт кызыклы әкият герое «Кирлемән» белән танышырга укучыларны безнең китапханәдә көтеп калабыз.

Матбугат һәм татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Роза Хафизовага 1974 елда Татарстанның, ә 1983 елда «РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.

Язучы 2002 елда Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Оставить сообщение