18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Тематик сәгать «Сабантуй балкышы»

15:33 05.06.2026 16+
557
Тематик сәгать «Сабантуй балкышы»
#БиблиотекиЕлабуги

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда «Сабантуй балкышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында тематик сәгать узды.

Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Күргәзмәдә Д. Шәрәфетдиновның бәйрәм тарихын яктырткан «Сабан туе», Р. Зәйдулланың «Сабантуй сөлгесе», Р. Шәрипованың «Сабантуй» һәм башка татар әдипләренең китаплары урын алган иде.

Китапханәче укучыларга Р. Шәрипованың «Бәйрәм таңы» шигырен укыды. Укучылар Ә. Ситдыйкова һәм В. Хәмидуллинаның «Бәйрәм килә», Р. Миңнуллинның «Чүлмәк вату», Р. Шәрипованың «Көрәш башланды» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Әлеге матур тел белән язылган, бай эчтәлекле шигырьләр укучыларга бәйрәмчә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итте.
Оставить сообщение