18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Колачлы иҗат иясе

21:54 15.01.2024 16+
4714
«Колачлы иҗат иясе»

15 нче гыйнвар көнне Александр Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Колачлы иҗат иясе» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Ул язучы һәм шагыйрь Факил Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды. Әдәби чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Алар юбиляр язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан танышты.

Факил Сафин – «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004). Татарстанның Габдулла Тукай (2021), Гаяз Исхакый (1999), Абдулла Алиш (2018), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты. 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе.

Оставить сообщение