Әдәби әңгәмә «Михнәтле балачак»
12:27 12.03.2026 16+
Әдәби әңгәмә «Михнәтле балачак»
12 нче мартта балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Михнәтле балачак» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.
Китапханәче укучыларны «Михнәтле балачак » дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды, Г. Тукайның ятим балачагы, иҗаты турында сөйләде.
Китапханәче балаларга «Бишек җыруы – Колыбельная песня» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар һәм кулларына «бәби» тотып, аны бишек җырын тыңлап, баланы кулда тибрәтеп йоклаттылар.
Беренче тапкыр бу шигырь «Балалар күңеле» җыентыгында «Г. Т.» имзасы белән 1909 елда басылган, кулъязмада 16 октябрь датасы куелган.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.