18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Халык драматургы Г. Камал

21:43 10.01.2024 16+
1133
«Халык драматургы Г. Камал»

А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Халык драматургы Г. Камал” исемле әдәби сәгать узды. Ул татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулу уңаеннан оештырылды. Әлеге әдәби чарада китап сөюче дуслар катнашы.

Китапханәчеләр әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды. Аның театр һәм җәмәгать эшлеклесе, татар драматургиясенә һәм татар театрына нигез салучыларның берсе, Габдулла Тукайның дусты, хезмәттәше икәне турында мәгълүмат алды.

Г. Камал иҗат иткән пьесалар – «Бәхетсез егет» (1908), «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911), «Банкрот» (1911) һ.б.

1926 елда аңа рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Бүгенге көндә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Оставить сообщение