18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Һәйкәл булып басты батырлык»

14:21 13.02.2026 16+
335
«Һәйкәл булып басты батырлык»

13 февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында «Һәйкәл булып басты батырлык» исемле әдәби сәгать узды. Әлеге чара фронтовик-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылды.
Батыр шагыйрь Муса Җәлил үзеннән соң мәңгелек әсәрләр калдырган һәм сугышта батырлык күрсәткән. Китапханәчеләр шагыйрьнең язмышы турында сөйләделәр, студентларга танылган «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләре белән таныштырдылар. Чара барышында видеопрезентация тәкъдим ителде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.
Әдәби сәгать Муса Җәлил шигырьләре белән үрелеп барды: «Кичер илем», «Егет көче», «Ышанма», «Тик булса иде ирек», «Җырларым». Аларны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Актерлык бүлегендә укучы студентлар (җитәкчесе – Т.В. Җәләева) укыды.
Оставить сообщение