18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китаплы - иллюстратив күргәзмә «Тукай - сүнмәс йолдыз»= «Неугасимая звезда Тукая»

10:42 05.02.2026 16+
423
Китаплы - иллюстратив күргәзмә «Тукай - сүнмәс йолдыз»= «Неугасимая звезда Тукая»

2026 нчы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай – сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән чара узды.

Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның балачагы, бай иҗаты турында сөйләде. Күргәзмәдә балалар ясаган рәсемнәр белән беррәттән, рәссам Харис Якуповның Тукайның «Таз», «Шүрәле» әкиятләренә ясалган рәсемнәре, Баки Урманченың «Исемдә калганнар» автобиографик әсәренә иллюстрацияләр һәм башка кызыклы рәсемнәр белән танышырга мөмкин булды.

Китапханәче укучыларга Г.Тукайның «Буран» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне «Буран» рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Җан азыклары» җыентыгында 1912 елда басыла. Бу шигырь Тукай Өчиле авылына кайтып барганда язылган булырга тиешле.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
Оставить сообщение