18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Күргәзмә-викторина «Тукай иҗаты рәсемнәрдә.Тукай в красках»

13:22 29.01.2026 16+
182
Күргәзмә-викторина «Тукай иҗаты рәсемнәрдә.Тукай в красках»

#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе.

2026 нчы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында  «Тукай иҗаты рәсемнәрдә - Тукай в красках» дип исемләнгән чара  узды. Китапханәче  балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның михнәтле балачагы, бай иҗаты турында сөйләде.

Китапханәче укучыларга  Г.Тукайның «Һәр ялтыраган алтын түгел» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне  «Не все то золото,  что блестит» рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Күңелле сәхифәләр»  китабында 1910 елда басыла.

Күргәзмәдә  Габдулла Тукай әсәрләре буенча укучылар ясап килгән рәсемнәр  тәкъдим ителде. Шигырьне укыгач,  шул әсәргә туры килгән рәсемне табарга кирәк булды.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип  аталган Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнү һәм балаларны җәлеп итү эшен алып баручы клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
Оставить сообщение