18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Китапханәдә өстәл уеннары»

17:25 28.01.2026 16+
156
«Китапханәдә өстәл уеннары»

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Алабуга медицина көллиятенең беренче курс студентлары өчен бик тә кызыклы һәм файдалы чара – «Татарстан районнары буенча сәяхәт» дигән өстәл уены уздырылды. Бу уенда катнашучылар республикабызның шәһәр-районнары белән якыннан таныштылар, аларның географик урнашуын картада күрсәтә белделәр һәм истә калдырдылар.

Шулай ук, яшьләр өчен «КитапМемо» дип аталган танып-белү, хәтерне үстерүгә юнәлтелгән уен-сәяхәт тәкъдим ителде. Уен Бөек Ватан сугышы чорында (1941-1945 еллар) кулларына корал һәм каләм алып, Җиңүгә зур өлеш керткән татарстанлы фронтовик язучыларның иҗатына багышланган. Укучылар бу уенда нәкъ менә шул елларда ("Татгосиздат" нәшриятында басылып чыккан) китаплар белән таныша алдылар.

Мондый чаралар студентларда туган якның тарихын өйрәнү һәм туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләүдә зур роль уйный.
Оставить сообщение