18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби әңгәмә Татар драматургиясе классигы

21:35 05.01.2024 16+
1123
Әдәби әңгәмә «Татар драматургиясе классигы»

​ Балалар китапханәсе – 3нче филиалда халык драматургы Галиәскәр Камалның тууына 145 ел уңаеннан әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны Галиәскәр Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.



Күргәзмәдә әдипнең 3 томлык Сайланма әсәрләре, пьесалар җыентыгы һәм драматургның үзе турында мәгълүматлар урын алган иде.

1926 елда Галиәскәр Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Оставить сообщение