18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби сәгать «Табигатьне яратып»

11:10 22.01.2026 16+
653
Әдәби сәгать «Табигатьне яратып»
#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе.

2026 нчы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында әдәби сәгать үтте. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Китапханәче укучыларга Г.Тукайның табигатькә багышлап язылган шигырьләре турында сөйләде, «Кышкы кич» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне «Зимний вечер» рус телендә укыдылар. Әлеге шигырь беренче тапкыр «Балалар күңеле»ндә 1909 нче елда басылган.

Әдәби сәгать «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды. Укучыларга Габдулла Тукайның китапларын өйгә алып укырга тәкъдим ителде.
Оставить сообщение