18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Габдулла Тукай – шигъриятебез кояшы!»

16:22 22.01.2026 16+
752
«Габдулла Тукай – шигъриятебез кояшы!»
#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе

2026 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 22 гыйнвар көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Габдулла Тукай – шигъриятебез кояшы!» дип аталган әдәби кичә уздырды. Чара бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Әдәби кичәдә Алабуга медицина көллияте студентлары һәм укытучылары катнашты.

Китапханәчеләр Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләреннән видеоязмалар күрсәттеләр. Һәркем Габдулла Тукай шигырьләренең бүген дә актуаль һәм кадерле булуына тагын бер кат инанды.

Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында һәр пәнҗешәмбе көнне Тукайның шигъри мирасын өйрәнү дәвам итә. Бүген «Кышкы кич» шигырен татар һәм рус телендә укыдык.
Оставить сообщение