18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Истәлекле көн

11:33 16.01.2026 16+
729
Истәлекле көн

Шиһабетдин Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган шәхес, фикер иясе, милли мәдәният күгендә, бөтен Ислам дөньясында балкып торган олы якты йолдыз. Бөек реформатор, энциклопедист галим, мәшһүр мәгърифәтче.

Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б.

Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Халкыбызның бөек акыл иясе, даны һәм горурлыгы булган бу мәшһүр затка багышлап төрле телләрдә йөзләгән фәнни хезмәтләр, матур әдәбият әсәрләре языла, диссертацияләр яклана, сәнгать төрләре (бюстлар, рәсемнәр) иҗат ителә.
Оставить сообщение