18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Кычкырып уку Талантлы әдип

21:31 03.01.2024 16+
954
Кычкырып уку «Талантлы әдип»

Балалар китапханәсе -3 нче филиалда язучы Факил Сафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан «Талантлы әдип» дип аталган китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә Факил Сафинның «Саташып аткан таң» тарихи романы, шигырьләр җыентыгы​ һәм балалар өчен язылган​ «Әйдәгез, дуслашыйк!», «Ләлә белән Арслан» ​ һәм башка китаплары урын алган иде. Мәктәпкәчә​ һәм кече яшьтәге ​ мәктәп балалары өчен иҗат ителгән әлеге әсәрләр​ нәниләрне төрле маҗараларга бай , тылсымлы әкият дөньясына алып керә. Китап сөюче укучыларыбыз Факил Сафинның​ «Бәхет», «Кыш бабай» шигырьләрен , һәм кечкенә хикәяләрдән өзекләрне кычкырып укыдылар.

Оставить сообщение