18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

II Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары

18:56 10.12.2025 16+
257
II Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары

10 декабрьдә «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге»ндә II Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары узды. Укулар узган ел язучы һәм шагыйрә Дибәҗә Каюмованың 90 яшьлек юбилеена багышланган булса, быел Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Гөлзадә Әхтәмованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелде. Конкурсны «Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе һәм «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырды.

«Чулман» укулары катнаш (онлайн һәм офлайн) форматта узды.

Беренче жюри утырышы 4 декабрьдә А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә узды. Анда башка районнардан катнашучыларның видеоязмаларына бәя бирелде. Барлыгы Арча, Актаныш, Менделеевск һәм Балтач районнарыннан 31 видеоязма алынды, бу конкурсның географик яктан кияюнең яхшы күрсәткече булып тора.

Икенче жюри утырышы Алабуга муниципаль районыннан катнашучылар өчен 10 декабрьдә гимназиядә үткәрелде. Эшләр өч номинациягә бүленде: Гөлзадә Әхтәмова әсәрләрен нәфис уку, Гөлзадә Әхтәмова әсәрләренә анализ һәм «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларының әсәрләрен нәфис уку. Шулау ук жюри әгъзалары катнашучыларны өч яшь категориясенә бүлеп урыннар билгеләде. Алабуга районы буенча барлыгы алтмыш кеше катнашты.

«Чулман» әдәби укуларында катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Жюри составына А.С. Пушкин исемендәге татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова да бар иде.
Оставить сообщение