18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Чулман» әдәби укуларының сайлап алу туры

16:47 04.12.2025 16+
244
«Чулман» әдәби укуларының сайлап алу туры

«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе һәм «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе белән берлектә II Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары үткәрелә. Әдәби укулар узган ел язучы һәм шагыйрә Дибәҗа Каюмованың 90 яшьлек юбилеена багышланган иде, быел исә Гөлзадә Әхтәмованың 85 яшьлек юбилеена багышланды.

Укуларның максаты – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова иҗатына кызыксыну уяту, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе язучыларының иҗатын популярлаштыру.

Укулар түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: Гөлзадә Әхтәмова әсәрләрен сәнгатьле уку; Гөлзадә Әхтәмова әсәрләренә анализ; «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларының әсәрләрен сәнгатьле уку.

«Чулман» укулары катнаш (онлайн һәм офлайн) форматта уза: башка районнардан килгән катнашучыларның видеоязмаларына жюри әгъзалары алдан бәя бирә.

Беренче жюри утырышы, онлайн катнашучыларны бәяләү, урыннар билгеләү өчен, 4 декабрьдә Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә узды. Арча, Актаныш, Менделеевск, Балтач районнарыннан барлыгы 31 видео килде. Әлбәттә, бу безнең өчен яхшы күрсәткеч.

Алабуга муниципаль районыннан катнашучылар өчен йомгаклау этабы 10 декабрьдә «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге»ндә узачак.

II Республикакүләм «Чулман» әдәби укуларында катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Оставить сообщение