![](https://vk.com/emoji/e/f09f8c9f.png)
Менделеевскида «Менделеевская долина» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәге ачылды
Бу заманча лабораторияләр һәм студияләр булган яшьләр киңлеге, анда инженер һәм фәнни иҗат, IT һәм креатив технологияләр берләшкән.
![](https://vk.com/emoji/e/f09f8e84.png)
Яңа ел алдыннан Татарстанда «Теләкләр чыршысы» уза
Акция республиканың күп балаларының хыялларын чынга ашырырга булыша. Аларның берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 10 яшьлек казанлы булды, ул Казан вертолет заводының Ми-38 һәм Ми-8МТВ тренажер вертолетлары штурвалы артына утырды.
![](https://vk.com/emoji/e/e29bb8.png)
Түбән Камада яңа боз сарае ачылды
Спорт комплексында ясалма бозлы ябык шугалак, тренажер залы һәм 4 чишенү бүлмәсе бар.
![](https://vk.com/emoji/e/f09f8ebb.png)
Чаллыдан 8 яшьлек скрипкачы малай «Синяя птица» Бөтенроссия телевизион конкурсында җиңүче булды
Аның виртуоз уены тамашачыларны да, конкурсның жюри әгъзаларын да битараф калдырмады.
![](https://vk.com/emoji/e/f09f8fa5.png)
Казанда икенче хоспис төзелешен тәмамланды
Яңа Казан хосписы пациентларны февральдә кабул итә башлаячак.