18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВНЕҢ ТУУЫНА 95 ЕЛ

12:54 01.12.2025 16+
368
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВНЕҢ ТУУЫНА 95 ЕЛ

Шунысы кызыклы: “Татар энциклопедиясе”ндә, Википедиядә Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Арча районы Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла гаиләсендә дөньяга килгән, дип күрсәтелә. Ләкин Мөхәммәт аганың кызы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр ханым Хәсәнова әтисенең хакыйкый туган елы – 1929 ел дип раслый. Туган көн датасы шартлы рәвештә 1 декабрь дип бирелә. Ул чорда – нәкъ менә Мөхәммәт дөньяга килгән көннәрдә, гаиләгә репрессия җилләре килеп кагыла. Аларны йортларыннан сөреп чыгаралар. Моңа тиклем авылда туган һәр баланы метрикәгә теркәп барган Сөнгатулла муллада, күрәсең, шул сәбәпле, үз улының туган көнен вакытында язып куярга мөмкинлек тә булмагандыр...

"Без - 41 ел балалары" повесте аны укучыга ныклап таныта. Аннан соң М.Мәһдиевнең бер-бер артлы әсәрләре дөнья күрә.
Укытучы, остаз, тәнкыйтьче, язучы, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре бүген дә яратылып укыла, иҗаты өйрәнелә.
Оставить сообщение