КитапМемо
10:33 28.11.2025 16+
КитапМемо
Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең туган якны өйрәнү фондында саклана торган китапларның сәхифәләре буйлап танып-белү уен-сәяхәтенә чакырабыз. Бу уенда Сезне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында, корал һәм каләм тотып, Бөек Җиңүне яулап алган татарстанлы фронтовик язучылар – талант ияләре иҗаты белән очрашу көтә.
Аларның үлемсез әсәрләре батырлык, ватанпәрвәрлек һәм совет кешеләренең Җиңүгә ныклы ихтияры символына әверелде. Мондагы барлык китаплар 1941-1945 елларда “Татгосиздат” республика нәшрияты тарафыннан бастырып чыгарылган.
Уен барышында Сез үзегездәге хәтер һәм күзәтүчәнлекне, игътибар туплауны, образлы һәм киңкүләм фикерләүне тикшерә һәм үстерә аласыз.
Китапханәдә дусларыгыз һәм сыйныфташларыгыз белән бергә уйнагыз, республикабыз фронтовик язучыларның китаплары белән танышыгыз, сугыш чоры прозасы һәм шигърияте дөньясына чумыгыз!