«Иҗат киңлегенә чикләр юк»
10:54 26.11.2025 16+
«Иҗат киңлегенә чикләр юк»
25 ноябрьдә Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә беренче тапкыр [https://vk.com/shahrikazanda|Шәһри Казан] газетасы журналистлары һәм китап авторлары белән «Иҗат киңлегенә чикләр юк» дип исемләнгән иҗади очрашу узды. Очрашуда Рәсимә Галиева – журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты; Гөлнур Шәрәфиева – «Шәһри Казан» журналисты; Фәридә Ибраһим – журналист, «Сихерләнгән сукмак» китабы авторы катнашты.
Иҗади очрашуны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова башлап җибәрде. Алга таба сүз Казан шәһәреннән килгән кунакларга бирелде.
Рәсимә Галиева «Шәһри Казан» газетасы эшчәнлеге белән таныштырды, китап язу тәҗрибәсе белән уртаклашты, тамашачыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Гөлнур Шәрәфиева журналистика һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләде, командировкаларда булган кызыклы вакыйгалар белән бүлеште. Гөлнур ханым, «Шәһри Казан» журналисты Дилбәр Гарифуллина белән, “Догалы йорт” исемле дини календарь авторлары да. Ул дини календарьнең эчтәлеге белән таныштырды һәм халык тарафыннан яратып укылучы басма икәнлеген әйтте. Очрашуны дәвам итеп, Фәридә Ибраһим чыгыш ясады: журналистика белән бәйле кызыклы фикерләре, тәҗрибәсе белән бүлеште, әсәрләре белән кыскача таныштырды.
Кичәнең икенче өлешендә «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең җитәкчесе Тәҗрия Җәләева килгән кунакларга берләшмәнең эшчәнлеге белән таныштырды, ә чулманлылар үзләренең шигырьләрен укыдылар.
Журналистика, иҗат һәм яңа китаплар турында кызыклы һәм җанлы әңгәмәгә җылы, дустанә рухта узды. Вакыт бер сулышта үтеп китте.