18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Татарча диктант – 2025»

11:58 14.11.2025 16+
432
«Татарча диктант – 2025»

2025 елның 14 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә дөньякүләм белем бирү акциясе – «Татарча диктант» узды. Әлеге чара китапханәдә алтынчы тапкыр үткәрелде.

Татар теле өлкәсендәге белемнәрен сынап карарга дип алабугалылар китапханәнең Пушкин залына җыелдылар. Быелгы диктантның тексты итеп мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек билгеләнгән иде. Диктант язучылар өчен текстны Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга районы җирле бүлекчәсе каршында эшләп килүче татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Шәрипова Гүзәл укыды. Чара бик җитди һәм шул ук вакытта җанлы рухта узды.

Быел «Татарча диктант» акциясе дөнья күләмендә унынчы тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Акция ел саен үткәрелә һәм барлык теләүчеләр өчен бушлай белем бирү чарасы булып тора.

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 (утыз) көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланкта язылган исем-фамилия, телефон номеры буенча белеп булачак.
Оставить сообщение