18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Илһам чишмәсе» клубы

16:36 13.11.2025 16+
614
«Илһам чишмәсе» клубы

13 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә «Илһам чишмәсе» татар яшьләре иҗат клубы утырышы узды.

Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды, анда һәр катнашучы үз фикерләре, идеяләре һәм иҗад эшләре белән уртаклашты. Фикер алышуның төп темасы яшь буын арасында татар мәдәниятен һәм телен саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре булды.

Утырыш кысаларында яшьләр Республикакүләм «Чулман» әдәби укуларында катнашырга теләк белдерделәр, шигырьләр сайладылар.

Киләсе утырыш декабрь аенда булачак.
Оставить сообщение