18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Бердәмлек – күптөрлелектә

12:30 30.10.2025 16+
768
Бердәмлек – күптөрлелектә

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык.

Китапханәбезнең татар һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Идел буе халыкларының: татар, рус, удмурт, башкорт, мари, чуваш һәм мордваларның тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын һәм мәдәниятен чагылдырган китаплар бик күп. Моннан тыш, сез бездә Россиядә яшәүче һәм аның үсешенә өлеш керткән башка милләт вәкилләре турында китаплар табарсыз.

Бәйрәмгә бүлегебез чуваш, мари һәм башкорт телләрендәге яңа басмалар белән тулыланды. Барлык китап белән кызыксынучыларны китапханәгә барып, әлеге һәм башка кызыклы китаплар белән танышырга чакырабыз!
Оставить сообщение