18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Игътибар! Яңа китап! »

12:19 27.10.2025 16+
648
Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Игътибар! Яңа китап! »
#БиблиотекиЕлабуги

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Игътибар! Яңа китап!» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның «Сабитның укырга өйрәнүе» дип исемләнгән төсле рәсемнәр, ХХ гасыр башындагы татар шрифты белән нәшер ителгән һәм рус теленә тәрҗемәсе дә бирелгән китабы белән таныштырды. «Каләмле дөнья» китабында классик һәм бүгенге көн башкорт, казах, удмурт һәм башка халыкларның әсәрләре белән Ленар Шәех тәрҗемәсендә танышырга мөмкин булды. Әкият яратучылар өчен Нурия Сәйярнең «Әкият иленә сәяхәт», Роза Мулланурованың «Көмешай» һәм ике телдә басылган «Татар халык әкиятләре» тәкдим ителде. Фәнис Яруллинның алма формасында эшләнгән «Кызыл алма» исемле тәрбияви әкияте балаларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Лилия Фәрхетдинованың рус телендә «Царский обед» китабында балаларны кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләр көтә.

Укучыларның көзге каникуллары башланды, каникулларыгыз кызыклы китап белән файдалы һәм күңелле узсын! Яңа китаплар сезне көтә китап сөюче дуслар!
Оставить сообщение