«Туган якка илтә бар юллар»
12:15 23.10.2025 16+
«Туган якка илтә бар юллар»
22 октябрьдә Алабугада эшләп килүче «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе, Тәҗрия Җәләева җитәкчелегендә, кызыклы сәяхәткә юл алды. Алар арасында А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Шәрипова Гүзәл дә бар иде.
Программа бик эчтәлекле: Арча районы Ташкичү авылының мәдәният йортында авыл халкының эшчәнлеге белән танышу, Ташкичү урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани музеенда экскурсиядә булу. Шунда ук, уку йорты каршында, Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәү (Мәрҗани) истәлегенә мемориаль комплексы белән танышу.
Алга таба чулманлылар Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булдылар. Монда татар халкының бөек улының тормышын һәм иҗатының искиткеч әкияти атмосферасы саклана. Җирле язучыларыбыз истәлекле урыннарны күрә алуларына нык шатландылар.
Сәяхәтнең өченче тукталышы – Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы. Биредә «Туган якка илтә бар юллар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Әтнә районы “Күңел чыңы” шигъри берләшмәсе һәм Алабуга районының «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырлылар.
Әлеге очрашуларның төп максаты: башка район язучылары белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу.
Кичә ахырында язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың кызы Алсу Латыйпова «Былбыллы бакча» китабын барлык катнашучыларга бүләк итте.
Р.S. Матди ярдәм күрсәткәне өчен Раил Латыйповка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.