18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе

15:49 21.10.2025 16+
1047
Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе

21 нче октябрь көнне Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат иткән, утыз ел гомерен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә (элеккеге мәдәният-агарту училищесы) укытуга багышлаган, үзеннән соң бай иҗади мирас калдырган күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге матур чара А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында оештырылды. Аны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре әзерләде.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга жирле оешма житәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары,  Дибәҗә Каюмованың кызы Алсу Афзал кызы һәм туганнары катнашты. Китап тәкъдир итү кичәсе мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының чыгышы  һәм чулманлыларның истәлекләре белән бергә үрелеп барды.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары Людмила Гатауллина, Резеда Кашапованың җырлары кичәнең затлы бизәге булды.

Кичә азагында Алсу Афзал кызы «Былбыллы бакча» китабын килгән кунакларга бүләк итте.
Оставить сообщение