18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китапханәче тәкъдим итә «Хаклыкны яклаучы әдип»

12:21 10.10.2025 16+
562
Китапханәче тәкъдим итә «Хаклыкны яклаучы әдип»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал укучыларны Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан эшләнгән мәгълүмат бите белән танышырга чакыра.

Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, булачак язучы башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.

Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердловск өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортстанда, ә 1970—1981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә.

Мәгъсүм Насыйбуллин әсәрләрен кызыклы, маҗаралы итеп яза белә. Шунлыктан әсәрләре укучылар арасында киң танылу ала, башка телләргә тәрҗемә ителеп, зур тиражлар белән кат – кат басылып килә. Детектив жанрын үз итүчеләр бүгенге көндә дә Мәгъсүм Насыйбуллинның әсәрләрен яратып укыйлар.
Оставить сообщение