Әдәби әңгәмә «Халык язучысы»
11:12 18.09.2025 16+
Әдәби әңгәмә «Халык язучысы»
#БиблиоотекиЕлабуги
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Гариф Ахуновның 100 еллык юбилее уңаеннан «Халык язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Гариф Ахунов ярты гасырлык иҗади хезмәтендә татар һәм рус телләрендә 50дән артык китап бастырган язучы. Болар - романнар, повесть һәм хикәяләр, драма һәм комедияләр. Бу әсәрләр театр сәхнәләренә күчте, спектакльләр булып экраннарга чыкты. Әдипнең «Хәзинә» романы буенча нәфис фильм төшерелде, «Идел кызы» дигән романы экранлаштырылды.
1993 елда Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән Гариф Ахунов «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Татар әдәбиятында тирән эз калдырган әдипнең бай эчтәлекле әсәрләре бүген дә укучылар тарафыннан яратып укыла.