18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китап күргәзмәсенә күзәтү«Олы талант иясе»

13:41 15.09.2025 16+
666
Китап күргәзмәсенә күзәтү«Олы талант иясе»
#БиблиотекиЕлабуги

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда танылган драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел тулу уңаеннан «Олы талант иясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Алабугада яшәп иҗат иткән еллары турында сөйләде. Укучыларга Таҗи Гыззәтнең улы Казбек Гыйззәтовның истәлекләр китабы тәкъдим ителде. Укучылар әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан, шулай ук гаилә архивыннан булган фоторәсемнәрне карадылар, Таҗи Гыйззәтнең улы Үзбәккә язылган хатлар белән дә таныштылар. Күргәзмәдә язучының 5 томлык Сайланма әсәрләре, пьесалары тәкъдим ителде. Киң кырлы олы талант иясе Таҗи Гыйззәтнең исеме халык күңелендә яши. Аның әсәрләрен әле бүген дә яратып укыйлар, өйрәнәләр.
Оставить сообщение