18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Татар матбугаты көне Матбугат битләрендә

20:51 14.12.2023 16+
3872
Татар матбугаты көне «Матбугат битләрендә»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел» һәм башка журналлар тәкъдим ителде. Нәни дусларыбыз матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле әдәби басмалар: «Салават күпере», «Сабантуй» журналларының яңа саннарын карадылар. «Уен сәгате» сәхифәсендә бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр, Кыш бабайга хат язу үрнәге белән таныштылар. Яшүсмерләр «Ялкын» битләренең «Бик матур» сәхифәсендә мода үрнәкләрен карадылар һәм үзләре өчен башка кызыклы мәгълүмат алдылар. Хөрмәтле укучылар журнал битләрендә сезне яңа хәбәрләр, кызыклы танышулар көтә, балалар китапханәсенә рәхим итегез!

Оставить сообщение