18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Таҗи Гыйззәт турында замандашлары

10:19 03.09.2025 16+
756
Таҗи Гыйззәт турында замандашлары

#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга

“Таҗи Гыйззәт безнең буынга бала чакта сәхнә тәрбиясе биргән бердәнбер кеше иде. Көннәрдән бер көнне безнең мәчет коймасына шәмәһә кара белән язылган белдерү эленде. Иртәгә иске Масра авылы яшьләре театр куялар Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик” әсәре.

Шулай, шыгрым тулып, морҗа артларына, ишек-тәрәзә өсләренә кунаклап, “наемщик”ны карыйбыз. “Наемщик” сүзенең мәгънәсен авылда беркем белми. Ләкин ирләр чамалыйлар: наемщик шәп сүз түгел.

Инде сәхнәдә тынлык. Камиләтти белән Кәшифәттинең берсе кызыл эре шакмаклы, икенчесе зәңгәр эре шакмаклы чаршавын кер бавы буенча шудырып ачтылар. Чын аркылы  пычкы белән чын агачны ике егет гөжелдәтеп кисмәсенме. Кисәләр-җырлыйлар. Кисүе безгә таныш. Бу безнең көндезге тормышыбыз. Җырлавы Таҗи Гыйззәттән. Анысы инде “театр” дип атала. Балта, пычкы, чалгылар – бөтен урамнан җыйдылар. Текстны кыскарту юк: әсәрдә күрше алпавыт Абалинский образы бар. Ул – чукрак. Аңа иң аз сүз бирелгән. Иске Масраның бер егетен алпавыт итеп киендереп, тире кисәгеннән мыек тарттырып куйганнар да бер почмакка бастырганнар, үзе ишетмәгән сүзгә, сәгать буе бер урында басып, суфлер әйткән саен, “ә-ә” дип кабатлап торды. Берзаман сәхнәгә Гөлйөзем чыга. Җыр. Арттан тальян ишетелә. Гөлйөзем муенына чыршы бизәкли торган ялтыравык пыяла көпшәкләр таккан. Тәскирә апа. Чәчләр, күзләр, тавышлар. Менә бервакыт сәхнәдән моң агыла. Гөлйөзем, Тәскирә җырлый икән.

Ул елны авыл “Наемщик” белән генә яшәде. Авылда ул спектакльдән ике җыр, бер мәзәк калды, Батырҗан ариясе шул менүдән төшмәде. Күрше авыл яшьләре безнең авылны Таҗи Гыйззәтле, Салих Сәйдәшле иттеләр дә куйдылар.

Таҗи Гыйззәт безнең буынны тәрбияләп үстерде.

                                                                        Мөһәммәт Мәһдиев истәлеге
Оставить сообщение