18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китапханәче тәкъдим итә «Мин кояшка елмаям»

13:21 02.09.2025 16+
846
Китапханәче тәкъдим итә «Мин кояшка елмаям»

Балалар китапханәсе укучыларга Фирая Зыятдинованың тууына - 80 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Мин кояшка елмаям» дип аталган мәгълүмат бите тәкъдим итә.

Булачак шагыйрә мәктәптә укыганда ук иҗат белән шөгыльләнә, вакытлы матбугатта беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфларга йөргәндә бастыра. Шагыйрә нәни дусларыбызга — кече яшьтәге мәктәп балаларына атап махсус әсәрләр дә иҗат итә һәм кайберләре аерым җыентыклар итеп тә чыгарылды.«Айнур» һәм «Бака туе» китапларында әдибәнең балалар теле белән сөйләнгән, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларга корылган шигырьләре тупланган.

Фирая Зыятдинова лирик шагыйрә. Аның төп темалары – яшьлек мәхәббәте, күңел сафлыгы, яшәү кадере турында. Аның күп кенә шигырьләренә көй язылган.
Оставить сообщение