18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга

11:14 11.08.2025 16+
1066
#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга

Минем хәтеремдә Таҗи абый образы халыктан чыккан, җиргә нык басып торган талант булып калган. Аның кешелеге турныда бер генә фактны искә төшереп китәсем килә: 1939 елгы көзнең соңгы айлары иде. Минем өстемдә юка гына, җылы тотарлык хәле калмаган кечкерәк бер плащ иде. Ничек кенә туңарга тырышмасам да, туңганлыгым башка кешеләрнең дә күзенә ташланган күрәсең. Студентлык хәленнән әле чыгып өлгермәгән кешедә яңа кием алып киярлек хәл булмагандыр – моны Таҗи абый да күрми калмаган. Бер көнне репетициядән кайтышлый (без алар белән Островский урамында янәшә йортта тора идек) Таҗи абый миңа карап: “Миндә бер көзге пальто бар, әле киелмәгән, сиңа ярарга тиеш”, диде. Минем тиз генә җавап бирмәвемне күреп, “акчасын соңыннан бирерсең, ул турыда уйлама” диде. Шундук мине үзләренә алып керде дә, әлеге пальтоны кигерде. Әйтерсең, миңа үлчәп тегелгән, пальто миңа бик таман иде. Шундук җылы булып китте. Мин аны ике ел буена көзен дә, кышын да кидем. Аның йомшаклыгын, җылылыгын хәзер дә өстемдә тоям шикелле.

(Шириаздан Сарымсаков “Әйбәт кеше, олы драматург”. Истәлек “Казан утлары”ның 1990 ел 9 нчы санында басыла)
Оставить сообщение