Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы
09:41 04.08.2025 16+
Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы
2 август көнне Алабуга районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләренең жирле оешма эшчәнлеге белән танышу һәм еллык хисап җыелышында катнашу өчен көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралды. 2024-2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга бүлекчәсе эше турында хисап, Алабуга районында милли мәгарифнең торышы, мәдәният өлкәсендә милли мәдәният мәсьәләләрнең торышы, дин нигезләре, райондагы мәхәллә, мәчетләр эшчәнлеге турында чыгышлар булды.
Сәфәр кысаларында "Татарлар: үз өемдә – үз көем" дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышы да әзерләнде.
Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе татарстан белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм "Радио России – Татарстан" каналында эфирга чыга.
Тапшыруда Алабуга районының Республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләргә игътибарга алынды.
Әлеге чараны оештыру эшләрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга жирле оешма житәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да катнашты.
Очрашуның икенче өлешендә татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башканган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга районы җирле бүлекчәсе каршында эшләп килүче татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Шәрипова Гүзәл дә бар иде.