18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга

11:00 02.07.2025 16+
1400
#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга

Утыз биш елдан артык гомерен театр һәм драматургиягә багышланган Таҗи Гыйззәт татар совет театры һәм драматургиясенең үсешендә иң күренекле эз калдырган драматург булды. Театрыбызның нигез ташын салып, аны үстерүчеләрдән Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи, Шәриф Камал, Фәтхи Бурнаш кебек күренекле драматургларны искә алганда, Таҗи Гыйззәт исемен атап үтмичә мөмкин түгел.

...Таҗи Гыйззәтнең язучылык, кешелек якларына хас булган сыйфатларына тукталганда, озак еллар буе, якыннан аралашып яшәгән кеше буларак, аны олы иҗади таланты, тырышлыгы өстенә, үз эшенә зур җаваплылык белән каравын күрсәтер идем.

...Таҗи Гыйззәт, драматургия остасы, өлкән язучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак (ул озак еллар Татарстан Язучылар союзының драматурглар секциясе җитәкчесе һәм идарә члены булды) яшь язучыларга ярдәм күрсәтә иде.

Әйе, яшьләргә иҗат ярдәме күрсәтү, аларны үстерүгә, драматургияне олы юлга чыгарырга омтылу Таҗи Гыйззәтнең күркәм сыйфатларыннан берсе иде.

(Риза Ишморат “Олы талант”. Истәлек тулырак вариантта “Татарстан яшьләре” газетасының 1975 ел, 13 сентябрендә басыла)
Оставить сообщение