18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби әңгәмә «Әдәби Татарстан»

11:36 02.07.2025 16+
1349
Әдәби әңгәмә «Әдәби Татарстан»
#БиблиотекиЕлабуги

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Әдәби Татарстан»дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил , Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев кебек классик язучыларның әсәрләре,татар халык әкиятләре, шулай ук хәзерге вакытта актив иҗат итүче татар әдипләрнең китаплары урын алган иде. Китапханәче укучыларны ике телдә басылып чыккан Резедә Вәлиеваның «Йолдызстан батыры», Ленар Шәехнең «Алдамыйм!» китаплары белән таныштырды. Балалар Фәрзәнә Гобәйдуллинаның «Җәйге каникул җиткән», Эльмира Шәрифуллинаның «Каен җиләге» һәм башка шигырьләрне кычкырып укыдылар.
Оставить сообщение