18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Кычкырып уку «Сабантуй милли бәйрәм!»

12:44 11.06.2025 16+
1390
Кычкырып уку «Сабантуй милли бәйрәм!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Сабантуй - милли бәйрәм» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Күргәзмәдә Ркаил Зәйдулланың «Сабантуй сөлгесе», Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллинаның «Радуга Сабантуя = Сабантуй балкышы» һәм башка татар әдипләренең китаплары урын алган иде.

Китапханәче укучыларга Эльмира Шәрифуллинаның «Сабантуй» шигырен укыды. Укучылар Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллинаның «Бәйрәм килә», Роберт Миңнуллинның «Сабантуй бүген бездә!», Резеда Шәрипованың «Чабышкылар килә!» һәм башка шигырьләрне кычкырып укыдылар. Әлеге матур тел белән язылган, бай эчтәлекле шигырьләр укучыларга бәйрәмчә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бирде.
Оставить сообщение